Арча агросәнәгать һөнәре көллиятендә имтиханнар узды

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

«Арча агросәнәгать һөнәре көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «В» ,«С», «D», «Е», «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды.  Имтиханга 39 студент кертелде, шуларның 8е теоретик яктан канәгатьләнерлек билге ала алмады, 3се практик өлешен бирә алмады. Кабат имтихан җиде көннән соң булачак. Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыклары алачак.

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International