Агымдагы елның 20 апрелендә Теләче Юл ремонт-төзелеш идарәсе базасында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау узды. Мондый чараның максаты – тәкъдим ителгән техниканың файдаланган вакытта куркынычсызлык нормаларына туры килүен ачыклау. Процесста инженер-техник состав һәм тракторчы-машинистлар катнашты. Чара башланыр алдыннан катнашучыларга агымдагы елның яңалыклары белән техник карау уздыру кагыйдәләре турында аңлатылды. Алга таба чараның практик өлеше үткәрелде, анда 11 берәмлек трактор, үзйөрешле машина һәм тагылма тикшерелде. Чара барышында техниканың техник торышына аерым игътибар бирелде. Техниканы тәкъдим иткән кешеләрдә теркәлү турында таныклыклар һәм тиешле категория белән тракторчы-машинист таныклыклары тикшерелде. Шулай ук медицина аптечкасы, янгын сүндергеч һәм авария тукталышы билгеләре, кире чигенүгә каршы терәкләр булу-булмавын тикшерделәр. Чара нәтиҗәләре буенча ышанып тапшырылган техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча нәтиҗәләр ясалды һәм профилактик әңгәмә рәвешендә тәкъдимнәр бирелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.