Чираттагы техник карау, расланган график нигезендә, Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Новониколаевский бистәсендә «Каздорстрой» ААҖ базасында узды. Әлеге предприятиедә барлыгы 51 берәмлек үзебездә җитештерелгән һәм импорт юл техникасы теркәлгән. Теркәлгән техника арасыннан 39 үзйөрешле машина һәм 4 тагылма тикшерү өчен тәкъдим ителде. 3 машинада тышкы яктылык приборларының төзексезлеге ачыкланды, моның өчен техник тикшерү актлары төзелде. 40 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Хәзерге вакытта, график нигезендә, техник карау эшләре шәһәрнең һәм районның башка сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.