Расланган графикка ярашлы рәвештә, Әлки муниципаль районында шәхси хуҗаларга караган техникага техник тикшерү үткәрелде. Техникага карау уздырганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде. Үзйөрешле техника хуҗалары белән куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә, производстводагы бәхетсезлек очракларына анализ үткәрелде.
Андрей Петухов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.