Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы авыл җирлекләрендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Расланган графикка ярашлы рәвештә, Чистай муниципаль районында 2023 елның 3-20 апрелендә физик затлардагы үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник тикшерү үткәрелә. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенә куелган бурыч – графикта билгеләнгән срокта Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә теркәлгән үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм бүтән техникага техник карау уздыру. Техник тикшерүнең иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү, шулай ук кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, милек сакланышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсызлык таләпләрен үтәү. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча үзйөрешле машиналар хуҗалары белән куркынычсыз эксплуатация буенча аңлату әңгәмәсе үткәрелә. Чистай дәүләт техник күзәтчеле кбүлеге адресына эш буенча шикаятьләр һәм тәкъдимнәр килмәде.

 

Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш  дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International