2023 елның 17 апрелендә Лениногорск политехника көллиятендә А1, В, С, D, E, F категорияләрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына укыган чыгарылыш укучылар арасында имтихан үтте. Имтихан бирүчеләрнең үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Имтихан бирүчеләрнең машина йөртүдә практик күнекмәләре тиешле категория техникасында сыналды.
Имтиханны 25 кандидат бирергә тиеш иде, 3се килмәде. 20 курсант имтиханны уңышлы тапшырды.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.