ТР Питрәч муниципаль районындагы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында имтиханнар булып узды

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

2023 елның 17 апрелендә, ТР Питрәч муниципаль районындагы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация техникасы көллияте филиалында  Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан  район хуҗалыкларында практика узу өчен җибәрелгән  2 нче курс студентлары арасында «С» категориясе буенча вакытлыча тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар үткәрелде. 2021 елның 2 июлендәге 297 номерлы РФХ карары нигезендә, үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына вакытлыча таныклык тракторчыларны, машинистларны һәм үзйөрешле машина йөртүчеләрне әзерләү өчен белем бирү процессы җиһазлары һәм җиһазлануы таләпләренә туры килү турында таныклыгы булган белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма тарафыннан куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында производство практикасын үтү өчен җибәрелгән затка ике айга бирелә. Әлеге уку йортыннан заявка биргән 18 студентның 5се имтиханны уңышлы тапшырдылар. Имтихан 3 этапта узды: юл йөрү кагыйдәләре, эксплуатация, куркынычсыз эксплуатация буенча теория һәм практик этапта – Беларус-1221.1 тракторында йөртү күнекмәләре. 7 кандидат юл хәрәкәте кагыйдәләрен, 5 кеше куркынычсыз эксплуатация теориясен һәм 1 кеше йөртү күнекмәләрен тапшыра алмады. Якын арада имтиханны уңышлы тапшырган студентлар вакытлыча С категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар. Эш практикасын студентлар районның 3 хуҗалыгында узачак. Вакытлыча тракторчы-машинист таныклыгы булган кешеләр тәҗрибәле механизаторларның турыдан-туры остазлыгында  «С» категорияле тракторларда эшли алачак.

 

     Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International