Чәчәкле авыл җирлегендә техник карау уздырылды

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

2023 елның 17 апрелендә Чәчәкле авыл җирлегендә үзйөрешле һәм тагылмалы техникага чираттагы мәртәбә техник карау уздырылды. Тикшерүгә 16 берәмлек техника күрсәтелде. Алар арасыннан 16 берәмлеге дә тикшерүне уңышлы узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.

 

     Илнур Батыршин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International