Шәхси затларга карый торган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздыру эшләре башланып китте. Таләпләр үтәлеше буенча әзерлек өлеше үткәрелде. Район газетасында алдан ук һәр җирлек буенча график басылып чыкты, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары белән техника буенча чагыштыру эшләре дә үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, физик затлар тарафыннан теркәлгән техниканың өлеше елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә база буенча 1234 берәмлек техника үтә. Узган елгы күрсәткечләр буенча шәхси секторда файдаланыла торган тракторларның һәм тагылмаларның 73 проценты техник тикшерү узу турында таныклык алган.
Кичә Иске Кормаш авыл җирлегендә әлеге чарага массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен чакырып, күрсәткеч техник карау үткәрелде. Киләсе атнадан башка җирлекләрдә дә расланган план-график нигезендә эш дәвам иттереләчәк.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.