Баулы районы авылларында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар уздырыла башлады

2023 елның 14 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Потапово-Томбарлы һәм Поповка авылларында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инженер-инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов, 2023 елда физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау графигына ярашлы рәвештә, техник карау үткәрде. Тикшерү барышында ике авылда 17 үзйөрешле машина, шул исәптән тагылмалар, тикшерелде. Барлык техника куелган таләпләргә туры килә һәм хуҗалар техник тикшерү узу турында таныклык алачак. Тикшерү барышында тракторчы-машинист таныклыгында рөхсәт билгеләре булуга, үзйөрешле машиналарның барлык узелларының төзеклегенә, дарулар һәм янгын сүндергечләр булуына аерым игътибар бирелде.

 

    Руслан М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International