«ЕЛАЗ ҖБ» АҖдә техника тикшерелде

2023 елның 14 апреле, җомга

Ел саен үткәрелә торган техник карау графигы буенча, 2023 елның 13 апрелендә «ЕЛАС ҖБ» АҖ үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Әлеге оешма тарафыннан 12 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техникага карау уздырганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде. «ЕЛАЗ ҖБ» АҖ   хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте иминлеге һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Уздырылган техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 12 таныклык бирелде.

     Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International