«ВИНЕРБЕРГЕР КУРКАЧИ» ҖЧҖдә техник карау уздырылды

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының төзелеш материаллары җитештерү белән шөгыльләнүче «ВИНЕРБЕРГЕР КУРКАЧИ» ҖЧҖ заводында техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә төрле типтагы 10 берәмлек йөк төягеч тәкъдим ителде. Техника яхшы әзерләнгән һәм техник тикшерүләр үткәрү кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә иде. Техник тикшерүдән соң механизаторлар һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү өчен җаваплы затлар белән техниканы имин файдалану темасына әңгәмә үткәрелде.

 

Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International