Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Аппак авылында техник карау үткәрелде

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Расланган графикка ярашлы рәвештә, Әлки муниципаль районында шәхси хуҗаларга караган техникага техник тикшерү үткәрелде. Техникага техник карау уздырганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде. Үзйөрешле техника хуҗалары белән куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә, производстводагы бәхетсезлек очракларына анализ үткәрелде.

Андрей Петухов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International