Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Яңа Кади авыл җирлегендә техник карау уздырылды

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Яңа Кади авыл җирлегендә үзйөрешле һәм тагылмалы техникага чираттагы техник тикшерү уздырылды. Тикшерүгә 11 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның барысы да техник тикшерүне уңышлы уздылар. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узган барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International