Кичә, расланган график буенча, «Татавтодор» АҖ Түбән Кама филиалының Сарман юл ремонт-төзелеш идарәсе тракторчылары ел саен уздырыла торган дәүләт техник каравына үз тракторларын, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны тәкъдим итте.
Техник карауга барлыгы 10 берәмлек юл-төзелеш техникасы һәм тагылма тәкъдим ителде. Техниканы тикшергән вакытта руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышы каралды, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры кил-килмәвенә, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, аптечка, янгын сүндергечләр, теркәлү документлары булу-булмауга игътибар бирелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар уңышлы гына техник карау узды.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.