График буенча 2023 елның 12 апрелендә «ХАЯТ КИМЬЯ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 34 берәмлек техника күрсәтелде. Техникага карау уздырганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде. «ХАЯТ КИМЬЯ» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Эш нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 34 таныклык бирелде.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.