2023 елның 12 апрелендә Урта Йорткүл авыл җирлегендә үзйөрешле һәм тагылмалы техниканың чираттагы техник каравы узды. Тикшерүгә 7 берәмлек техника күрсәтелде. Алар арасыннан 7 берәилеге тикшерүне уңышлы узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.
Илнур Батыршин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.