Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында техник карау уздырылды

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Расланган графикка ярашлы рәвештә, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга еллык техник карау үткәрелә. 12 апрельдә техник карау Абалач авыл җирлегендә уздырылды, анда хуҗалар техниканы әзерлек сызыгына куйганнар иде. Техник тикшерү барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, теркәү документларының туры килү-килмәве, тракторчы-машинист таныклыклары, медицина аптечкалары, янгын сүндерүчеләр, авария тукталышы билгеләренең булу-булмавы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хуҗаларга техник тикшерү талоннары биреләчәк. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча профилактик әңгәмә дә үткәрелде.

  Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International