Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2023 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте. Кабул итү барышында 4 юридик зат вәкиле һәм 3 физик зат кабул ителде. Үзйөрешле машиналарны теркәү һәм яңадан теркәү, имтиханнар кабул итү, шулай ук тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру белән бәйле мәсьәләләр каралды.  

     Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International