ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан язгы кыр эшләрен башкарганда үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне контрольдә тоту буенча рейд үткәрелде. «Нур» ҖЧҖ, «Таң» ҖЧҖ, «Наратлы» ҖЧҖ һәм «Әнәк а/ф» ҖЧҖ хуҗалыкларын карап чыктылар. Механизаторлар һәм белгечләр белән хезмәтне саклау шартларын тәэмин итү, габаритсыз техниканың гомуми файдаланудагы юлларда йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде. Районда агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында тракторларны һәм тагылмаларны техник тикшерү буенча эш вакытында башкарылды. 700дән артык берәмлек техника тикшерелде, шуларның 652се техник тикшерү узганлыгы турында таныклык алды.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.