Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Чиябашы авылында техник карау үткәрү

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Әлки муниципаль районында техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә, шәхси хуҗалардагы техникага техник карау үткәрелде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде. Үзйөрешле техника хуҗалары белән куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә, производстводагы бәхетсезлек очракларына анализ үткәрелде.

       Андрей Петухов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International