Әгерҗе районында, 2023 елның 24 мартында кабул ителгән 107/2-пр номерлы боерык нигезендә 2023 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында смотр-конкурс уздырылды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары җитәкчелегендәге комиссия, «Казан ДАУ» ФДБМУ тракторлар һәм автомобильләр һәм технологик процесс куркынычсызлыгы кафедрасы доценты И.Н.Гаязиев һәм гомуми игенчелек кафедрасы ассистенты катнашында, район хуҗалыкларының чәчү эшләренә әзерлеген бәяләде. Комиссия эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Г. Гатауллин, косультант Ф.Г. Йосыпов, Әгерҗе районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы К.В.Гыймазов, шулай ук район АСК җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Комиссия «Нәүрүз» ҖЧҖ техникасының әзерлеген югары бәяләде, ул беренче урынны алды, икенче урында – «Нәҗәр» ҖЧҖ, өченче урында – «Тугызбуй» ҖЧҖ.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.