Азнакай муниципаль районында районның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы И.А.Садыйков, «Тракторлар, автомобильләр һәм технологик процесслар куркынычсызлыгы» кафедрасы доценты И.Н.Гаязиев, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.А.Исламов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай районы бүлеге җитәкчесе И.Ф.Хәмитов, Азнакай районы авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Н.В.Ситдыйков катнашындагы комиссия эшләде. Комиссия эш барышында техниканың һәм машина-трактор паркларының язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәт сагы, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы торышын бәяләде, эш планнарын, орлык материалының сыйфатын бәяләде.
Илназ Хәмитов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.