Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы агросәнәгать комплексында кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Нурлат муниципаль районында язгы кыр эшләре башланганчы һәм тракторларны гомуми файдаланудагы юлларга күпләп чыгарыр алдыннан, агросәнәгать комплексында хуҗалыкларның алда торган язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча республика конкурсы узды. Тикшерү Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Марат Гаязов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекләрне химияләштерү һәм саклауның инновацион юнәлешләрен кертү секторы мөдире Ленар Галиев, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, авыл хуҗалыгы идарәсенең ПМО бүлеге башлыгы, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, Россельхозцентр филиалы башлыгы, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм механизаторлары катнашында үткәрелде. Хуҗалыкларның әзерлеген тикшерү түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә: техник әзерлек, тракторчы-механизаторларның махсус кием белән тәэмин ителеше, ягулык-майлау материаллары, орлыклар, ашламалар белән тәэмин ителү. Тикшерү барышында механизаторларга хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү, янгын куркынычсызлыгы һәм башка мәсьәләләр турында аңлатмалар бирелде.

Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәге тәртиптә бүленде: А.И.Сөләйманов КФХ, «Нурлат сөте» ҖЧҖ, «Южная а/ф» ҖЧҖ.

 

Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International