Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында чәчү эшләре башланды

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Менделеевск муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында чәчү эшләре башланды. Беренче булып чәчү эшләренә Әгълиев КФХ хуҗалыгында тотынганнар. Менделеевск районы башлыгы Р.И. Беляев һәм район хәзрәте аграрийларның авыр хезмәтләрендә үгет-нәсыйхәт теләкләрен җиткерделәр. Очрашу барышында шулай ук тракторларның әзерлегенә, чәчү, тырмалау агрегатларын, культиваторларны ремонтлау һәм көйләү сыйфатына, янгын куркынычсызлыгына, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең башка мәсьәләләренә игътибар бирелде.

 Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International