Арча муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елда булачак язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында хуҗалыкларның әзерлеге конкурсы узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлегенең әйдәп баручы белгече И.Ф.Шәрәфиев, КДАУның Гомуми игенчелек кафедрасы ассистенты И.Р.Гәрәев, ТИПКА АСК Механизация һәм цифрлаштыру кафедрасының өлкән укытучысы М.Д.Кононов, Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.И.Абдуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлеге башлыгы Г.Г.Касыймов җитәкчелегендә комиссия хуҗалыкларны әйләнеп чыктылар. Хуҗалыкларда йөргәндә техник әзерлек, техник тикшерүне үткәрү, янгын сүндерүчеләрнең булуы һәм янгынга каршы куркынычсызлык чаралары, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Механизаторларны хезмәт хакы бәяләре белән таныштырдылар, язгы кыр эшләрендә мәшгуль эшчеләрне стимуллаштыру турындагы нигезләмәләрне җиткерделәр. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы система буенча бәяләде. Беренче урынны «Заря» а/фҖЧҖ алды – 47 балл, икенче урында – «Игенче» а/ф ҖЧҖ һәм «Кырлай» а/ф ҖЧҖ – 45 балл һәм өченче урында – «Возрождение» а/ф ҖЧҖ һәм «Северный» АХП ҖЧҖ.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
