2023 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Халиков Мөнир Әфрәим улы үткәрәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: (8555)47-32-28, 8(843)221-77-85
Гражданнарны Түбән Кама шәһәре, Актүбә урамы, 4А адресы буенча кабул итәчәкләр.
Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.