Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында еллык техник тикшерүләр дәвам итә

2023 елның 7 апреле, җомга

График нигезендә, Арча муниципаль районының «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга чираттагы еллык техник карау үткәрелде. Техник тикшерүгә 52 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Механизаторлар еллык техник тикшерүгә әзерләнүгә җаваплы караганнар, техника куелган таләпләргә туры килә иде. Аларның барысы да техник тикшерү узу турында таныклык алачак. Тракторчылар белән язгы кыр эшләрен башкарганда янгын куркынычсызлыгын һәм куркынычсызлык техникасын саклау буенча әңгәмә үткәрелде.

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Кырлай» агрофирмасы ҖЧҖ механизаторлары арасында язгы кыр эшләрен үткәрүгә иң яхшы әзерлек өчен 1 урынны – Рүзәл Зарипов, 2 урынны – Рәис Габделкадыйров, 3 урынны Гаяз Гафуров алды, алар грамота һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук грамота һәм акчалата премияләр белән иң яшь механизатор Ильяс Зарипов һәм иң өлкән механизатор Рифкать Закиров бүләкләнде. Тракторларны һәм тагылмаларны техник тикшерүгә әзерләгәне өчен Нияз Гыйльфанов грамота һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

 

 

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International