Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлеге буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды

2023 елның 7 апреле, җомга

Алабуга муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс узды. ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Р.М.Фәттахов, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының АСК ИТТ механизация хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары Н.К.Алиулов, «Россельхозцентр» ФДБУ игенчелек буенча җитәкче урынбасары Р.Р.Хәбибуллин, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга районы бүлеге башлыгы М.М.Шыяпов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.В.Косов, шулай ук механизация буенча ПМО консультанты И.К.Әхмәтов катнашындагы комиссия «Колос» АҖК, «Аммони АгроТехнологии» ҖЧҖ, «Ф.Г.Әхмәтҗанов» КФХ, «Яңа Юраш АФ» ЯАҖ, «Светлая-Долина» ҖЧҖ, «Яшь Көч АЯ» ҖЧҖ хуҗалыкларында булдылар.

Конкурс барышында тракторларның әзерлегенә, чәчүлек, бораулау агрегатларын, культиваторларны ремонтлау һәм көйләү сыйфатына, янгын куркынычсызлыгына, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Механизаторларны хезмәт хакы бәяләре белән таныштырдылар, язгы кыр эшләрендә мәшгуль эшчеләрне стимуллаштыру турындагы нигезләмәләрне җиткерделәр.  Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 50 баллы система буенча бәяләде. Беренче урынны «Яңа Юраш АФ» ЯАҖ яулады (50 балл), икенче урында – «Яшь көч АФ» ҖЧҖ (49 балл), өченче урында – «Аммони АгроТехнологии» ҖЧҖ (48 балл).

 

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International