Лениногорск районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды

2023 елның 7 апреле, җомга

Лениногорск районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елда язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс узды. Конкурсны үткәрү буенча комиссияне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов җитәкләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Марат Гаязов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекләрне химияләштерү һәм саклауның инновацион юнәлешләрен кертү секторы мөдире Ленар Галиев, Лениногорск районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, авыл хуҗалыгы идарәсенең ПМО бүлекләре башлыклары, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, Россельхозцентр җитәкчеләре, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре һәм механизаторлар катнашты.

Хуҗалыкларның әзерлеген бәяләү түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелде: техник әзерлек, тракторчы-механизаторлар, ярдәмче персонал белән тәэмин ителү, ягулык-майлау материаллары, орлыклар, ашламалар белән тәэмин ителү.

Хуҗалыкларның техник әзерлеген бәяләгәндә ремонт эшләренең сыйфатына, техниканың төзеклегенә, техник хезмәт күрсәтүне үткәрүгә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник тикшерүне уздыруга, аларның янгын куркынычсызлыгы чаралары, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителешенә зур игътибар бирелде.

Механизаторларга, комиссия әгъзалары белән әңгәмә барышында, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм техникага һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлатмалар бирелде.

Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча әзерлек буенча иң яхшы оешмалар билгеләнде: «Август-Лениногорск» ҖЧҖ, «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Маркс» ҖЧҖ һәм И.М.Ганиев КФХ.

 

Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International