Кичә Мөслим муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елда булачак язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында хуҗалыкларның әзерлеге конкурсы узды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Р.М.Фәттахов җитәкчелегендә һәм Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.А.Вәлиев, Мөслим районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Р.И.Кирамов, Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән берлектә, техниканың әзерлеген, куркынычсызлык техникасы таләпләре үтәлешен, орлык материалы һәм ашламалар булу-булмавын тикшерделәр. Чара ахырында нәтиҗәләр ясалды һәм киңәшләр җиткерелде.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
