Сарман районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерү узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов рәислегендәге комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде. Комиссия эшендә «Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең ТР буенча район филиалы башлыгы Рамил Нәҗметдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек һәм агрофирмалар идарәсе белгечләре катнашты.
Комиссия эш барышында техниканың һәм машина-трактор паркларының язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәт сагы, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы торышын бәяләде, эш планнарын, орлык материалының сыйфатын тикшерде.
Комиссия эше йомгаклары буенча, беренче урын «Нуркеево» агрофирмасына бирелде, районның башка хуҗалыклары да югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде, шуңа күрә Сарман муниципаль районының барлык хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу мөмкинлеге бар.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
