Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татмелиорация» сәүдә комплексы вәкилләре, Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе һәм баш белгечләре, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы башлыгы катнашындагы комиссия районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә тракторларның, чәчү комплексларының, туфрак эшкәртү техникасының әзерлеген кабул итү буенча конкурс үткәрде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия «АгроРаздолье» ҖЧҖ, В.В.Козлов КФХ, А.Е.Козлов КФХ, А.Н.Скоков КФХ, «Агро-Основа» ҖЧҖ чәчү эшләренә әзерлекне югары бәяләде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.