Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Ютазы муниципаль районында районның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы И.А.Садыйков, «Тракторлар, автомобильләр һәм технологик процесслар куркынычсызлыгы» кафедрасы доценты И.Н. Гаязиев, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Д.Р.Хәкимов, Ютазы районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Н.Н.Рәкыйпов, авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты А.М.Мәхмүтов катнашындагы комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләделәр, хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «АгроМир» ҖЧҖ алды – 49 балл, икенче урында – Тукай ис. ҖЧҖ – 47 балл, «Каракашлы» ҖЧҖ – 46 балл.

 

       Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International