2023 елның 6 апрелендә Башчы авыл җирлегендә үзйөрешле һәм прицеплы техниканың чираттагы техник каравы узды. Тикшерүгә 9 берәмлек техника тәкъдим ителде. Алар арасыннан 9 берәмлеге тикшерүне уңышлы узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.
Илнур Батыршин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.