Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында техник карау

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Зеленодольск районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында расланган график буенча чираттагы техник карау  узды. Әлеге предприятиедә теркәлгән техниканың күп булуы сәбәпле, техник тикшерү өч этапта үткәрелә. Чираттагы икенче этапта теркәлгән 129 берәмлек арасыннан 61 трактор һәм 12 трактор тагылмалары тәкъдим ителде. Күрсәтелгән барлык үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Бары тик бер тракторда тышкы яктылык приборының төзексез булуы ачыкланды, ул техник тикшерү барышында төзәтелде. 73 берәмлеккә техник тикшерү узу турында таныклык бирелде. Хәзерге вакытта, график нигезендә, техник карау эшләре шәһәрнең һәм районның сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.

      Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International