Зәй политехник көллиятендә имтиханнар узды

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

«Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында «В», «С», «Е» категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды. 16 имтихан бирүчедән 13 кандидат имтиханның теоретик һәм практик өлешен уңышлы тапшырды, 2се тапшыра алмады, 1 кандидат килеп тормады. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.

 

   Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International