Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында смотр-конкурс

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Тәтеш муниципаль районында авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләрен башкаруга әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлегенең әйдәп баручы белгече И.Р.Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе А.Х.Камалов, Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.А.Садриев, «Россельхозцентр» ФДБУ Тәтеш районы бүлеге башлыгы Р.Г.Закиров, Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы С.А.Балантаев катнашындагы комиссия район хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында 8 авыл хуҗалыгы формированиесе булдылар. Технологик мәйданчыкларда куелган тракторларны, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын карап чыктылар һәм басуларда техника һәм агрегатларның инде башланган эшләренең барышы белән таныштылар. Комиссия район авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы чәчүгә әзерлеген бәяләде. Механизаторлар белән очрашуларда хезмәт хакы түләү, хезмәтне саклау һәм техник куркынычсызлык мәсьәләләре каралды. Бәйге нәтиҗәләре буенча алдынгылар өчлегенә түбәндәге хуҗалыклар керде: беренче урында – «Колос» А/Ф ҖЧҖ, икенче урында – «Авангард» ҖЧҖ, өченчедә – «Нур» ҖЧҖ.

 

        Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International