Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында техниканы 2023 елның язгы кыр эшләренә әзерләү буенча АСК оешмалары арасында конкурс узды

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Теләче муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елда булачак язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында хуҗалыкларның әзерлеге конкурсы узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлегенең әйдәп баручы белгече Р.Р. Идрисов җитәкчелегендә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре катнашындагы комиссия техниканың әзерлеген, куркынычсызлык техникасы таләпләре үтәлешен, орлык материалы һәм ашламалар булу-булмавын тикшерде. Чара нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр ясалды һәм киңәшләр җиткерелде. Әзерлекнең уртача бәясе мөмкин булган 50 баллның 48ен тәшкил итте.

 

    Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International