«Мамадыш ПК» ДАҺБУ Мамадыш муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «В», «С» категорияле тракторчы-машинист һөнәре буенча белем алучылар арасында имтиханнар үткәрелде. Имтиханга 32 кеше килде, шуларның теоретик һәм практик өлешен 15 кеше уңышлы тапшырды. Яңа имтихан кимендә 7 көннән соң билгеләнәчәк. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кандидатлар тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.
Алмаз Гыймазов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.