Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча конкурс

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

5 апрельдә Чүпрәле муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Ш.Борһанов җитәкчелегендәге комиссия, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инновация юнәлешләрен кертү, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау секторының әйдәп баручы киңәшчесе А.Ф.Мамедов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Чүпрәле районындагы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Т.А.Хәлитов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы буенча бүлеге башлыгы И.И.Шәйхатдаров, Россельхозцентрның район белгече И.Ш.Низамов катнашында, «Агро Вест» ҖЧҖ, «Цильна» ҖЧҖ, «Дрожжаное Рассвет Агро» ҖЧҖ, «АгроТрансПорт» ҖЧҖ, «Мәхмүтов И.Ф.» КФХ, «Низамов А.А.» КФХ хуҗалыкларында техниканы әзерләү, куркынычсызлык техникасы һәм үсемлекчелек буенча чараларны үтәү буенча күчмә тикшерү үткәрделәр.

   Комиссия тарафыннан чәчү техникасы тикшерелде. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре үтәлешенә, техниканың куркынычсыз эксплуатацияләнүенә, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар уздыру эшләренә махсус игътибар бирелде. Шулай ук чәчү техникасының әзерлегенә һәм тиешле рөхсәте булган механизаторлар белән тәэмин ителешенә игътибар бирелде. Белгечләр һәм механизаторларның аерым игътибары тагылма агрегатлары һәм габаритсыз техника составындагы тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләүгә юнәлтелде.

    Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия район буенча язгы кыр эшләренә әзерлекнең яхшы булуын билгеләп үтте. 50 баллы система буенча беренче урынны «Цильна» ҖЧҖ алды – 50 балл, икенче урында – «Дрожжаное Рассвет Агро» ҖЧҖ – 49 балл һәм «АгроТрансПорт» ҖЧҖ – 47 балл.

 

      Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International