ТР Балык Бистәсе муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча бәйге булды

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Барысы да язгы кыр эшләренә әзерләнә. Ә мондый әзерлек өчен мөһим чараларның берсе – тракторларны, чәчү агрегатларын һәм башка үзйөрешле машиналарны эксплуатациягә әзерләү. Чәчү компаниясе чорында техниканың куркынычсызлыгын һәм өзлексез эшләвен тәэмин итү зарурлыгы – бу һәр җитәкченең бурычы. Кичә Балык Бистәсе муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында хуҗалыкларның 2023 елда булачак язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында бәйге узды. «Татагролизинг» акционерлык җәмгыяте генераль директоры А.И.Җиһаншин җитәкчелегендәге комиссия районның сигез хуҗалыгын урынга чыгып тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Кулон-Агро» ҖЧҖ беренче урынны алды. Икенче урында – «Арыш-Агро» ҖЧҖ һәм өченче урында – «ВЗП Рыбная Слобода» АҖ.

 

      Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International