2023 елның 5 апрелендә «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ автомәктәбе базасында «АI» һәм «ВС» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 9 кеше кертелде. Алар арасында теоретик өлешне – «АI» һәм «ВС» категориясендә автотранспорт чаралары йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 8 кеше, практик өлешен 7 укучы уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшырганнар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.