2023 елның 4 апрелендә Апас муниципаль районында хуҗалыкларның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2023 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында конкурс узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Ш.Борһанов җитәкчелегендәге комиссия, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инновацион юнәлешләрне кертү, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау секторының әйдәп баручы киңәшчесе А.Ф. Мамедов, Апас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Р. Гыйсмәтов, Апас районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы И.Ф.Солтанбәков һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында, районның сигез хуҗалыгында техниканы әзерләү, куркынычсызлык техникасы һәм үсемлекчелек буенча чараларны үтәү буенча күчмә тикшерү үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия «АгроАктив» АХП ҖЧҖ әзерлеген яхшы бәяләде һәм бу хуҗалыкка беренче урын бирелде. Икенче урында – «Апас-Мол» ҖЧҖ Горбунов бүлекчәсе һәм өченче урында – «Нур» АХП ҖЧҖ.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.