«Тәкәнеш» бүлекчәсендә Азык-төлек программасы АСК еллык техник карау уздырылды

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

4 апрельдә  «Тәкәнеш» бүлекчәсендә Азык-төлек программасы АСК үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде. Механизаторлар белән куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы, производстводагы бәхетсезлек очракларын анализлау буенча әңгәмә үткәрелде.

 

Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International