Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында агросәнәгать комплексына караган техникага тикшерүләр үткәрүне тәмамлау

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга еллык техник тикшерү тәмамланып килә. 2023 елның 3 һәм 4 апрелендә «Закрома» ҖЧҖ, Нурхаметов З.М. КФХ, «АгроРаздолье» ҖЧҖ техникасына техник карау үткәрелде. Тикшерү барышында механизаторларга 2022 елда республикада тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм  вакыйгалар турында мәгълүмат җиткерелде. Тикшерү барышында машиналарның техник торышы, руль идарәсе, тормоз системаларының төзеклеге, беренчел янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектланганлыгы, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуы тикшерелде.

 

 Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International