«Август-Мөслим» ХПП ҖЧҖ ел саен үткәрелә торган тикшерүгә техниканы әзерләгән

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

«Август-Мөслим» ХПП җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ел саен үткәрелә торган техник тикшерүгә һәрвакыт җентекләп әзерләнә. Тикшерү барышында техник торышка аерым игътибар бирелә. Техниканы тәкъдим иткән затлардан теркәү турында таныклыклар һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары каралды. Шулай ук медицина аптечкасы, янгын сүндергеч һәм авария тукталышы билгеләре, кире чигенүгә каршы терәкләр булу-булмавын тикшерделәр. Руль идарәсенә, электр җиһазларына, тормыз системасының эшләгән һәм эшләмичә торган торышына һ.б. аерым игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International