«Подберезье» агрофирмасы ҖЧҖ оешмасында техника каралды

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының  «Подберезье» агрофирмасы ҖЧҖ  үзйөрешле техникасына чираттагы еллык техник карау уздырылды.

 Техник карау барышында номер агрегатларының тәкъдим ителгән техниканың теркәү документларына туры килүе, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары һәм авария билгеләре булуы, шулай ук ут приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, техник сыеклыкларның агып төшкән урыннары булу-булмавына игътибар бирелде. Таләпләргә туры килгән техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк. 

 

 Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International