Әлки муниципаль районында техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә техникага техник карау үткәрелде. «Востокзернопроукт» АҖ өчен 4 АСК һәм 350дән артык берәмлек техника теркәлгән, шуңа күрә техник тикшерү берничә этапта үткәрелә. Механизаторлар техниканы яхшы әзерләгәннәр, тракторчы-машинист таныклыклары, янгын сүндергечеләр һәм дару чаралары тупланмалары тикшерелде.
Андрей Петухов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.