2023 елның 4 апрелендә Ямбакты авыл җирлегендә үзйөрешле һәм тагылмалы техникага чираттагы мәртәбә техник карау уздырылды. Тикшерүгә 14 берәмлек техника тәкъдим ителгән идею Алар арасыннан 13 берәмлеге тикшерүне уңышлы узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.
Илнур Батыршин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.